Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Тинчурин театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале финалы узачак

Быел барлыгы 246 гариза кабул ителгән.

5 декабрь 11:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Быел барлыгы 246 гариза кабул ителгән.

Фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнаша. Аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче экспертлар бәяли.

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бу эштә шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары редакцияләре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте актив катнаша. Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев