Тинчурин театрында «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән бәйрәм узачак
Чара Өлкәннәр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
6нчы октябрь 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дип исемләнгән бәйрәм узачак.
Программада:
16.00-16.35:
● татар яулыклары күргәзмәсе;
● яулык бәйләү буенча дизайнер Наҗия Галимовадан мастер-класс;
● яулыклар белән дефиле;
● концерт программасы: Тинчурин театры оркестры; театр актрисасы Әдилә Хәсәнова чыгышы;
● Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗановадан җырлы-биюле уен.
16.35:
● хедлайнер — Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева.
17.00:
● «Туган-тумача» премьера спектакле.
Чарага керү: 6 октябрь 17:00дәге спектакльгә алынган билетлар буенча.
Моннан тыш Тинчурин театры Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән конкурс игълан иткән иде.
Конкурста катнашучыларга авыр язмышка дучар булган әби-бабаларының тормыш, гаилә тарихларын язарга, әлеге истәлекләрне «Вконтакте» социаль челтәрендә #Әбиемнеңтөсеюгалмасын һәм #Тинчуринтеатры хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Конкурс 26 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр дәвам итә. Иң эчтәлекле язма авторын — бәйге җиңүчесен бүләкләү 6 октябрьдәге бәйрәмдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев