Реклама
Түбән Камада «Кванториум» балалар технопаркы базасында Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган «TATAR HACK» республика бәйгесе узды.
«TATAR HACK» бәйгесендә мәктәп укучылары, студентлар командаларга берләшеп, яшүсмерләр өчен цифрлы проектлар әзерлиләр һәм тәкъдим итәләр.
Бәйгедә 10 команда катнашты. Катнашучылар мәгариф, эшкә урнашу һәм эшмәкәрлек өлкәсендә эшчәнлекне һәм яшәешне камилләштергән проектлар өстендә эшләде. Экспертлар аларга консультация бирде һәм алар белән кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә катнашты.
Хакатон нәтиҗәләре буенча 4 команда җиңүче булды:
1 нче урын - 36 нчы мәктәп, «OK-Work»студентлар өчен фриланс-биржа проекты;
2 нче урын -22нче гимназия, «TeameOnline» вакыйгалар агрегаты проекты;
2 нче урын – «Кванториум», студентларны эшкә урнаштыру өчен «Student go» онлайн-сервисы;
3 нче урын - индустриаль техникум, «Bisness Nova» бизнес анализы системасы.
Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/752/104927/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз