Реклама
28 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әлеге этапта Россиянең 71 төбәгеннән 9-11 сыйныфларда белем алучы 292 укучы катнашты, шул исәптән Татарстаннан 21 укучы.
Бу вакыт эчендә алар 3 ярыш турларында катнашты. Алар тарихи эссе, тест яздылар, үз проектларын эшләделәр, шулай ук бирелгән темаларга чыгышларда катнаштылар.
86 озатучы педагог шул ук вакытта атаклы укытучылар, докторлар һәм фән эшлеклеләренең тарихи белем темасына лекцияләрен тыңлады һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.
Моннан тыш, буш вакытта катнашучылар һәм озатучы педагоглар өчен Казан буйлап экскурсияләр оештырылды, моннан тош алар Казан Кремлендә, Бауман урамында, Кремль яр буе урамында булдылар. Алар төбәк этномәдәни студентлар конкурс-фестиваленә тамашачылар сыйфатында чакырылды.
2022 елда тарихта бөтенроссия олимпиадасында Татарстан укучылары арасында җиңүче булдылар:
Артем Харитонов, Түбән Кама районының 35 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;
Рәис Шәкүров, Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицееның 11 сыйныф укучысы.
Призерлар:
Иван Кузнецов, Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясенең 9 сыйныф укучысы;
Мария Игнатьева, Бөгелмә районының Аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Руслан Борзов, Нурлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
Ибраһим Мурзакаев, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы;
Аметхан Паллыев, Чаллы шәһәренең Аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
Баязит Дәүләтов, Саба районының Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
Андрей Цапок, Зеленодольск районының 3 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
Максим Акульчев, Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
Григорий Нойкин, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатның 10 сыйныф укучысы;
Йосыф Шангараев, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатның 11 сыйныф укучысы;
Ибраһим Гарапшин, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернатның 11 нче сыйныф укучысы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз