Реклама
11-17 июльдә Әлмәт районында Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы старт ала.
Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, «Татнефть» ГАҖ, Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты.
Яшь геологлар үзләрен 12 ярышта сынап караячак: геология маршруты, гидрология, шлих сынавы, радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр стоянкасын оештыру һәм башка олимпиада ярышларында.
Күп кенә балалар Олимпиадага беренче тапкыр гына килми. Алар уку елы дәвамында тырышып шөгыльләнәләр. Катнашучыларның күбесе киләчәктә үз язмышларын геология белән бәйли. Алар өчен әлеге Олимпиада олы һөнәри тормышка үзенчәлекле юллама булып тора.
Кыр геологик олимпиадаларын үткәрү дәверендә 300дән артык катнашучы үз һөнәре итеп геологияне сайлаган.
Чыганак: https://mon.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз