Реклама
Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала
Министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.
Эшләр 3 номинациядә 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: «Агачлар утырту – Җирне дәвалау», «Яшь урманчылар табигать сагында» һәм «Урманнар орлыклардан башлана».
Катнашу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына anya16161912@yandex.ru электрон адресы буенча гаризаны һәм эшләрне җибәрергә кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре 31 декабрьгә кадәр билгеле булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urmannarny-saklau-respublika-fotokonkursyna-garizalar-kabul-itela-baslady-5856229
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз