Көмеш кыңгырау

Татарстанда татар телендә «Белем» радиосы ачыла

Август азагы-сентябрь башында интернет киңлекләрендә татар телендә «Белем» радиосы эшли башлаячак.

«Бу мәктәп балалары өчен радио һәм аның төп эчтәлеген мәктәп балаларына кирәк булган мәгълүмат тәшкил итәчәк. Татар әдәбияты, энциклопедик мәгълүмат, гомумән бала өчен кирәкле файдалы мәгълүматны без бу радио нигезенә салырга тырышачакбыз», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең Радиолар белән эшләү юнәлеше буенча урынбасары Алмаз Миргаязов.

Радио эчтәлеген методистлар, психологлар эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: