Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда татар авылы турында яңа фильмга кастинг игълан ителде

Фильмда төшәр өчен татар телен белгән һәм актер булмаган харизматик кешеләрне чакыралар.

Bosfor Pictures кинокомпаниясе һәм режиссер Байбулат Батуллин быел җәй көне «Бери да помни» дигән нәфис фильм төшерәчәк. Картина командасы берничә рольгә кастинг игълан итте.

Комедия хәзерге татар авылы турында сөйләячәк. Фильмда төшәр өчен татар телен белгән һәм актер булмаган харизматик кешеләрне чакыралар. Татар телен белү дәрәҗәсе уртача булса да ярый.

Төп рольләр өчен 75 яшьлек ир-ат, 70 яшьлек хатын-кыз һәм 6-11 яшьлек малай кирәк. Икенче пландагы рольләр өчен 6-11 яшьлек кыз, 30 һәм 35 яшьлек хатын-кызлар, шулай ук 25, 30, 35, 40, 50 һәм 75 яшьлек ир-атлар кирәк. Шулай ук массовкага кеше җыю бара. Татарстаның барлык төбәкләреннән фильмда төшәргә теләүчеләрне чакыралар.

«Кастинг» сүзе белән анкетаны WhatsApp яки Telegramга +7 (977) 807-36-33 телефоны буенча яки beripomni@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Анкетада фильмда катнашырга теләүченең исем-фамилиясе, яше, яшәү урыны, кинода төшү тәҗрибәсе һәм актерлык белеме, аерым осталыклары һәм татар телен белү дәрәҗәсе язылган булырга тиеш.

Шулай ук хатка фотоларыңны (портрет һәм тулы буйга) һәм үзең турында хикәя белән бер минутлык видеоны беркетергә кирәк.

Шулай ук режиссерның берничә соравына да җавап бирергә мөмкин: сез үзегез хыялдагы авылны нинди итеп күз алдына китерәсез; тавыкның «ядәч сөяге» сездә нинди ассоциация тудыра; «ядәч» уенын уйнаганыгыз бармы; сез авылда яшәсәгез, кем булыр идегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев