Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда беренче тапкыр кошларны күзәтү ярышлары узды

Табигатьтә кошларны күзәтү ярышы – бердинг яки спорт орнитологиясе дип атала. Мондый ярыш Татарстанда беренче тапкыр узды.

 

Чистай районында урнашкан «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә җирле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын фотога төшерү буенча квест узды. Мондый ярыш Татарстанда беренче тапкыр оештырылды.

Ярышта Чистай районы блогерларыннан торган 3әр кешелек 3 команда катнашты. Алты сәгать эчендә катнашучыларга акчарлакларны, челән, торна, аккойрык бөркетне һәм башка күп төрле кошларны, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәннәрен дә күрергә һәм фотога төшерергә кирәк иде.

«Бердинг (табигатьтә кошларны күзәтү) ярышларын без беренче тапкыр үткәрәбез. Бу балалар өчен табигатькә чыгу, рәсми булмаган шартларда аралашу һәм бер үк вакытта ярышлар һәм спорт көрәше рухын тою өчен бик яхшы мөмкинлек.

Бинокльләр, камералар ярдәмендә катнашучылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бердинг буенча ярышлар аларга кошларның яңа төрләрен белергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтә заказник башлыгы Максим Улыбин.

Елга буйлап йөргәндә, блогерлар ярышып кына калмадылар, ә Прость һәм Чулман елгалары буендагы тал, каен һәм усак катнаш имән урманнарының искиткеч күренешләре белән ләззәтләнделәр.

«Бу бик кызыклы ярышлар булды! Күрәсең, тирә-якта шулкадәр күп кошлар бар икән, ә без чыпчыклар һәм песнәкләрдән башка берсен дә күрмибез. Хәзер безнең орнитологик күзаллауларыбыз шактый киңәер дип ышанам. Безнең өчен аеруча кызыклысы тирә-яктагы үсемлекләр – чиста ак төнбоек, сары төнбоек, очлы яфраклы һәм тупас яфраклы су кәбестәләре булды. Күзаллауларны киңәйтү һәм районыбызның бер акваториясендә йөрү мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга зур рәхмәт», – дип тәэсирләре белән уртаклаша блогерлар.

 

Белешмә:

  • Бердинг, яки спорт орнитологиясе – табигатьтә кошларны күзәтү.
  • Аның бурычы – кошны эзләп табу, күзәтү, өйрәнү, нинди төргә караганын билгеләү.
  • Әлеге бурыч бер үк вакытта берничә командага бирелә, аларның һәрберсе иң яхшысы булырга омтыла.
  • Бердинг кошларның гаҗәеп дөньясы белән очрашулардан искиткеч тәэсирләр бирә.

https://ojm.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев