Татарстанда «Игътибар-балалар!» акциясе үтә
Ачык ишек

Татарстанда «Игътибар-балалар!» акциясе үтә

Акциянең максаты – балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү.

2024 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәр Татарстанда «Игътибар-балалар!» акциясе үтә. Бу хакта Чаллы Дәүләт Автоинспекциясе хәбәр итә.
 
Акциянең максаты – балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. 
 
2024 елның 7 аенда Чаллы юлларында 43 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 47се җәрәхәтләнгән. 
  
2024 елның 7 аенда республика юлларында 225 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган, 242се җәрәхәтләнгән. 
 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев