Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанда «Гаилә энергиясе» II Республика интеллектуаль фестивале узачак

Фестивальдә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр катнаша ала.

«Гаилә энергиясе» II Республика гаилә интеллектуаль фестивале дәвам итә. Катнашучылар өчен төрле интеллектуаль уеннар, викториналар һәм иҗади конкурслар әзерләнә. Аларда катнашып гаиләләр вакытларын файдалы итеп уздырып кына калмыйча, бер-берсен яхшырак танып-белә, яңа талантларны ача, шулай ук бергә нәтиҗәле эшләргә өйрәнә алачак.

Фестивальдә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр катнаша ала, гаилә составына ким дигәндә бер бала һәм бер ата-ана керергә тиеш.

Фестиваль программасы:

  • «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм «Своя игра» интеллектуаль уеннары;
  • шашка турнирлары;
  • конкурслар;
  • 3D-басма буенча мастер-класслар;
  • рәсем ясау буенча мастер-класслар;
  • «Белем» Россия җәмгыяте психологлары лекцияләре.

I этап – гаризалар бирү https://forms.yandex.ru/u/6707704673cee77bce01be16/ сылтамасы аша 2024 елның 10 октябреннән 16 ноябренә кадәр дәвам итә.

Тулырак мәгълүмат https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2352576.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев