Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстан Республикасында «Мәктәп бизнес-старты» эшен дәвам итә

Проект кысаларында бизнес-кейслар чемпионатының ачык этабы узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 60 ка якын яшь эшмәкәр катнашты.

 

«Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында бизнес-кейслар чемпионатының ачык этабы 28 февральдә Татарстан башкаласында узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан : Казан, Чаллы, Кама Аланы, Менделеевск, Минзәләдән 60 ка якын яшь эшмәкәр катнашты. Чемпионатның беренче туры Татарстан Республикасының 29 мәктәбеннән 330 бала өчен онлайн режимында узды .

 Бизнес-кейслар чемпионатында экспертлар ролендә хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануын оештыру һәм интернетта алга җибәрү өлкәсендә эшләүче Казан эшмәкәрләре чыгыш ясады. Алар мәктәп укучыларына практик биремнәр (барлык кейслар - реаль тормыштан) үтәргә тәкъдим иттеләр, шулай ук үз бизнесларын ничек төзүләре турында сөйләделәр. Чемпионатта катнашучыларга  бүләккә киләчәктә эшкуарлыкта яхшырак юнәлеш тотарга һәм бизнеста үз юлын табарга ярдәм итәчәк китаплар тапшырылды.

Укучыларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү һәм конкуренция департаментының Эшкуарлыкны үстерү идарәсе башлыгы Мария Суховая сәламләде.

Мария Суховая билгеләп үткәнчә, 2022 елда Дәүләт Советына Юлламасында Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшкуарлыгын, шул исәптән авыл җирендә дә, үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Мәктәп бизнес-старты» проекты төзелде.

 «Мәктәп бизнес-старты», яшь эшмәкәрләрнең тулы бер буынын үстерә. 5-7 нче сыйныф укучылары үз продукциясен , бизәнү, көнкүреш әйберләре, кием-салым, кондитер әйберләре җитештерәләр, клининг хезмәтләре күрсәтәләр. Укучылар социаль челтәрләрдә һәм маркетплейсларда сатып алучыларны эзлиләр.

Проект 2022 елның сентябрендә эшли башлады һәм республиканың төрле почмакларыннан, күбесенчә авыл мәктәпләреннән һәм кече шәһәрләрдән 12 мең баланы колачлады. 2022 елның декабрендә алар сатып алучылар һәм экспертлар судына үз товарларын тәкъдим иткән мәктәп ярминкәсендә катнашты.

"Мәктәп бизнес-старты" проекты финалы апрельдә Казанда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы ике команда Мәскәүгә, "Сколково"га барачак. Җәйге каникуллар вакытында җиңүчеләр шулай ук Горький исемендәге киностудиядә булачак, анда бизнесны үстерү өчен промороликлар төшерергә өйрәнәчәкләр.

mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев