Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татарча диктант» бөтендөнья акциясендә катнаштыңмы?

«Татарча диктант» акциясе грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, үз-үзеңне тикшерүгә юнәлдерелгән.

13нче октябрьдә безнең мәктәптә "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясе үткәрелде. "Татарча диктант"  акциясе грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, үз-үзеңне тикшерүгә юнәлдерелгән. Безнең мәктәптә диктантны филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы яздырды. Без, 9нчы сыйныфлар, туган татар телебезне өзелеп яратучы буларак, бик теләп катнаштык. Ә син диктант яздыңмы?

Текстта аңлашылмаган урыннар бар иде, диктант бераз катлаулырак булды, диясе килә. Андый вакытта без  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Г.Н. янына барабыз, чөнки ул безгә бар нәрсәне без аңларлык итеп төшендерә белә. Мин менә Таҗеддин Ялчыгол турында тагын да күбрәк беләсе килеп, китапханәгә юл тоттым әле. 

Әдилә Закирова, Яр Чаллы, 9нчы сыйныф, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев