Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар телендә яңа китаплар

 Татар телендә китап укучыларның да дөньякүләм билгеле әсәрләрне, бизнес-әдәбият, шәхси үсешкә илтүче хезмәтләрне туган телдә уку ихтыяҗы бар. Мондый китаплар нәшер ителсен өчен, сыйфатлы оригиналь һәм тәрҗемә текстлар, зәвыклы дизайн һәм максатны аңлап эшләү таләп ителә.Шул максатларны күздә тотып оешкан  "Яңа нәшрият"ның онлайн-кибете ачыла. Анда китапларны кәгазь һәм электрон шәкелдә сатып алып була - kitaplar.tatar

Әлегә беренче  ике  китап сатуга чыкты.

    «Гаҗәеп дөнья» исемле татарча фәнни-популяр мәкаләләр җыентыгына  «Гыйлем» берләшмәсе гыйлем.татар сайтында дөнья күргән иң шәп 20 мәкалә туплап бирелгән. Медицина һәм психология, фәлсәфә һәм дин белеме, астрономия һәм микробиология – мәкаләләр колачлаган темалар шундый киң. Мәкаләләрнең авторлары арасында - Русия һәм чит ил фәнни оешмаларында хезмәт куючы хөрмәтле галимнәр. Җыентык югары сыйныфларда белем алучы мәктәп балаларына, укытучыларга, студентларга һәм фән белән кызыксынучы киң катлам укучыга исәпләнгән.

      Икенче китап- Кытай стратегы Сунь-Цзының "Сугыш сәнгате" исемле атаклы трактаты.

     Борынгы Кытайның бөек сугыш остасы Сунь-цзы бихисап дошманнарын да җиңгән, җиңүләренең серен тасвирлап, хәрби трактат та язып калдырган. 2500 ел элек иҗат ителгән китапны әле хәзер дә хәрбиләр, тарих белән кызыксынучылар, Кытайны сөючеләр һәм заманабызның көндәлек бәрелешләрендә – бизнес дөньясында – җиңүгә омтылган эшмәкәрләр укый. Хәзер хәрби стратегия һәм сәясәткә багышланган борынгы Кытай трактаты татар телендә дә дөнья күрде.

Төркемгә язылучылар өчен 10% ташламалы "VKdanSelam" промокоды эшли, ул сентябрь ахырына кадәр гамәлдә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев