Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Татар малае - 2021» бәйгесе җиңүчесе Аяз Әскәров: «Футбол яратам, тарих белән кызыксынам, фэнтэзи укыйм»

Быел “Татар малае – 2021” титулына 33нче мәктәпнең 5А сыйныфы укучысы Әскәров Аяз лаеклы дип табылды. Без Аяз белән аның кызыксынулары турында сөйләштек.

Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар малае -2021” бәйгесенең финалы узды. Анда 5-8нче сыйныфта укучы 10 егет катнашты. Егетләр төрле номинациядә җиңү яулап, дипломнарга һәм бүләкләргә ия булдылар. Ә “Татар малае – 2021” титулына 33нче мәктәпнең 5А сыйныфы укучысы Әскәров Аяз лаеклы дип табылды. Аяз белән без 2019 елдан бирле таныш. Нә­фис сүз ос­та­ла­ры бәй­ге­сен­дә та­ныш­кан идек без Аяз бе­лән. Менә кабат очрашып без аның белән әңгәмә кордык.

– Исәнме, Аяз. Әйдә сөйләшүебезне бүгенге көндә балалар һәм яшүсмерләр өчен бик мөһим булган социаль челтәрләрдән башлыйк әле. Син кайсын үз итәсең?

– Мин күбрәк ютуб карыйм.

– Анда нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Футбол белән. Төрле командаларның ничек уйнаганнарын карыйм.

– Үзең кайсы команда өчен җан атасың?

– «Барселона» өчен. Анда иң шәп уенчы - Лионель Месси.

– Үзең футбол уйныйсыңмы соң?

– Аз-маз гына.

– Тагын нинди яраткан шөгыльләрең бар?

– Мин фэнтэзи жанрындагы китаплар укырга яратам.

– Соңгы укыган китабың нинди иде?

– «Кечкенә усал китап» дип атала ул. Авторы - Магнуст Мист. Анда төп герой - китап. Ул усал булырга тырыша. Бу китапны аңлар өчен аны укырга кирәк, болай гына аңлатып булмый аны.

– Мәктәптә кайсы фәнне яратып укыйсың?

– Тарихны. Без хәзер Рим тарихын өйрәнәбез.

– Аяз, әйдә әле хәзер күптән түгел булган шатлыклы вакыйгага күчик - син «Татар малае 2021» бәйгесендә җиңү яуладың. Нинди осталыкларыңны күрсәттең син анда?

– Бәйге ике этаптан тора иде: сайлап алу һәм төп этап. Мин сайлап алу турын үттем һәм финалга чыктым. Төп этапта безгә - 10 финалистка 3 ярыш әзерләнгән иде: визитка, интеллектуаль бәйге һәм импровизация.

– Аяз, без синең бик матур итеп шигырьләр сөйләвеңне беләбез. Әйдә, безгә ятлаган шигырьләреңнең берсен сөйләп күрсәт әле, яме.

– Мин сезгә Габдулла Тукайның «Милләткә» дигән шигырен сөйләрмен. 

– Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, Аяз, алга таба да уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев