Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Табигать кочагында – уку залы

Китап сөюче дусларыбызны һәр сишәмбе 15.00-17.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залыбызда көтеп калабыз һәм җәйне файдалы итеп уздырырга чакырабыз.

Җәй – балалар өчен иң күңелле чор. Җәйге каникулларга чыккач уйнап, күңел ачып йөрү генә түгел, ә яңа китаплар һәм журналлар белән дә танышу өчен шәһәр үзәк китапханәсе Җәйге уку залы оештыра.

24 май көнне шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда Җәйге уку залын ачу тантанасы узды. Белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне кызыклы гәҗит-журналлар белән таныштырып үтте. Шул ук вакытта яшь укучылар мавыктыргыч әдәби викторинада бик теләп катнаштылар.

Китап сөюче дусларыбызны һәр сишәмбе 15.00-17.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залыбызда көтеп калабыз һәм җәйне файдалы итеп уздырырга чакырабыз

Миләүшә Мөхәмәдиева, Яр Чаллы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев