Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әсирлектә – 378 көн

«Безгә сыйныф сәгатенә Рәсәй Герое Газинур Гарифҗанович Хәйруллин килде. Әфганстан территориясе аша очыш вакытында Талибан сугышчылары тарафыннан аның самолеты Кандагар шәһәрендәге аэропортка утыртыла», – дип яза Казаннның Абдулла Алиш исемендәге гимназиясеннән Азалия Латыйпова.

Гимназиябездә истәлекле очрашу булды. Бу гади очрашу гына түгел, ә безнең өчен батырлык дәресе булды. Сыйныф сәгатенә Рәсәй Герое Газинур Гарифҗанович Хәйруллин килде. Ул – Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы егете, кечкенәдән очучы булырга хыялланган. Очкычлар турында күп китаплар укыган.

1983 елда Газинур абый югары хәрби авиация училищесын тәмамлый һәм ИЛ-76 һава корабы ярдәмчесе булып эшли башлый. Җир шарындагы кайнар нокталарга товар ташый ул.

1995 елда Газинур Хәйруллин ИЛ-76 самолетында Албаниянең Тиран шәһәреннән Әфганстанның Кабул шәһәренә оча. Бу ике дәүләт арасында төзелгән килешү нигезендә сугыш-кирәк яраклары илтә.  Әфганстан территориясе аша өченче очыш вакытында Талибан сугышчылары тарафыннан самолет Кандагар шәһәрендәге аэропортка утыртыла. Экипаж 378 көн талибларда әсирлектә була. Әсирлектә экипаж мөстәкыйль рәвештә качу планын эшли һәм Советлар Союзы Герое Мересьев батырлыгын тагын бер кат кабатлый. Газинур Хәйруллин һәм аның хезмәттәшләренең  кыюлыгы, осталыгы әлеге куркыныч очышны уңышлы тәмамларга мөмкинлек бирә.  

Батырлыгы өчен Газинур абыйга Россия Герое исеме бирелә. Хәзерге вакытта отставкадагы майор республикабыздагы «Батырлар» оешмасын җитәкли.

Азалия Латыйпова, Казан шәһәре, Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия, 5А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан безгә язалар 23 февраль Абдулла Алиш