Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шифалы рәсемнәр

Чаллының 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсендә яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды.

Бүген Яр Чаллының 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсендә яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Анда 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре урын алды.

Күргәзмә «Ее Величество Зубная Щетка» дигән профилактик программа кысаларында узды. Балаларга әкияти әңгәмә һәм рәсемнәр аша гигиена дәресләре, тешләрне саклау турында кызыклы мәгълүмат та бирелде. Кайберләре, теш авыртуларын онытып, рәсем ясарга да өлгерде. 4нче музыка мәктәбе укучылары исә җырларын бүләк итте. 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Шәйхулова Альбина Илдар кызы хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде.

Күңелле экспонатлар шифахәнәгә ямь өстәп җибәрде. Балаларны теш дәвалау турындагы «куркыныч» уйлардан арындырып тору өчен менә дигән чара булды ул. Чыннан да, рәсемнәр гаҗәеп зур көчкә, шифага ия, дуслар. Елмайта да, тынычландыра да, уйландыра да…

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев