Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Шигырь язу авырмы?

Мастер-класстан бер эш!

Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә бик матур кичә булды. Кичә алдыннан мастер-класслар узды. Журналистика һәм  шигърият серләре белән кызыксынган балалар җыелды анда.

“Дәвам итәбез” бәйгесенә бирелгән башламнарга әллә никадәр вариант тәкъдим итте балалар. Шаккаткыч!

Менә бу вариантны 5нче сыйныф укучысы Азалия Камалова җибәрде. Сез дә танышыгыз әле. Мастер-класста язылган 4-юллыкны тизрәк дәвам итәсе килгән аның.

 

Телефонсыз калмагыз!

"Исәнме" юк, "саумы" юк,

Шаккатам бу Гатага!

Бәлки, ул шундый усал,

Начар билге алганга?

Сорадым мин Гатадан -

Начар билге алмаган.

Нәрсә булганын белдем!

Әтисеннән әр алган!

Әтисеннән әр алган

Һәм телефонсыз калган!

Чамалагансыздыр инде,

Гатабызга ни булган?!

Телефонда уйнаганда,

Әтисен ишетмәгән.

Әтисенең сүзенә

бер исе дә китмәгән.

Шуңа күрә, дусларым,

Ата-ананы тыңлагыз!

Аларны ишетмичә,

Телефонсыз калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! Булдырган Азалия!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ????

      Теги: Күңелемдә шигырь туды Мизгел ТЕЛ Набережные челны