«Сәйлән» проектының бишенче сезоны башланып китте
«ШАЯН ТВ» каналының иң көтелгән проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестивален төшерүгә старт бирелде.
Бу гади генә сезон түгел, ә бишенче, юбилей сезоны. Димәк, тамашачыларны күп сюрпризлар, талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә.
Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга зур сәхнәгә юл ача. Бәйгедә катнашучы һәр бала телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәште.
Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән. Иң күп гариза Актаныш, Биектау, Чистай, Питрәч, шулай ук Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре һәм Башкортстан республикасыннан кабул ителде. Мәртәбәле жюри исә бары тик 16 катнашучыны гына чираттагы этапка сайлап алды.
Әлеге ярымфиналистларны кабат сайлап алу этаплары, танылган җырчылар һәм театр әһелләреннән төрле остаханәләр, кабатланмас киңәшләр һәм зур сәхнә көтә.
Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны «йолдыз»лы жюри бәяләячәк. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, педагоглар, шагыйрьләр, продюсерлар урын алды.
Узган сезоннарда исә әлеге этапта балаларны Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Римма Ибраһимова, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм танылган җырчылар Филүс Каһиров, Азат Кәримов, Ильвина, Илгиз Мөхетдинов, Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев бәяләде.
Быел да жюри башкару осталыгына, тавышның сыйфаты, тембр, сәнгатьчәлек, башкаручыларга репертуарның туры килүенә игътибар итәчәк. Юбилей сезонының беренче төшерү көнендә «йолдыз»лы жюри составында Алсу Әбелханова, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльмир Низамов урын алды.
Финалга 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» сынын алу өчен көч сынашачак. Аларның кемнәр икәнен 1 октябрьдән «ШАЯН ТВ» каналында күрә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев