Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«САФ» балалар радиосы «САФ сөйләм» бәйгесе игълан итә!

Бәйгедә 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Бу хакта радионың телеграм-каналында хәбәр ителә. Әгәр татар телендәге бердәнбер балалар интернет-радиосында үз тавышыңны ишетәсең килсә, түбәндәге кагыйдәләр белән таныш:  

Үзеңнең иң яраткан әдәби әсәреңне искә төшер  

Шул әсәрне матур, сәнгатьле итеп укып кара.

Үзеңә ошыймы? Алайса, киләсе шартка күч  

Шул әсәрне укуыңны аудиога яздыр.

Сайланган әсәрнең язмасы 3 минуттан артмасын.

Иң башта әсәрнең авторын, исемен, аннары исем-фамилияңне, яшеңне, яшәгән җиреңне әйт.

Булдымы? Ярый, аудионы саклап куярга онытма  Түбәндә бирелгән сораунамәне дә тутыр:

Исем-фамилияң

Яшең

Яшәгән урының

Укыган әсәреңнең исеме

Авторы

Телефон

Ә хәзер аудиоязманы 2022 елның 20 июЛенә кадәр beyge@saf-radio.ru электрон почтасына «САФ сөйләм» бәйгесенә дип юлла.  

Бәйгедә 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.  

Җиңүчеләр тавышларын профессиональ студиядә яздырып, үзләрен «САФ» балалар радиосында тыңлау мөмкинлегенә ия булачак. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев