Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Сабантуйда биедек!

Безнең Илүзә Сабирова Казан Сабантуенда биегән! «Сабантуйдан бигрәк, әзерлек истә калды!» – ди Илүзә.

Мин быел да Сабантуйда катнаштым! Соңгы 6 елда бер дә катнашмый калганым юк – биибез без анда.

Сабантуйда башкарасы биюне өйрәнгәндә, без лагерьда идек әле. Шунда өйрәндек тә. Гадәттә, без 5 күренештә биибез: постановканың башында, аннары егетләр бии торган өлеш була, аннары кызлар. Һәм мәхәббәт турындагы өлеш белән финал.

 

Быел Сабантуй өч урында булды. Без Дербышкида биедек. Мәйданга беренче тапкыр чыкканда, күңелсезләндек, билгеле. Чөнки бию урыны кечкенә, кысан иде. Тагын бер яңалык – быел беренче тапкыр яшүсмер кызлар блогына кердек (моңа кадәр балалар блогына керә идек). Шуңа күрә, зур сөлгеләр һәм ак шәлләр белән биедек.

 

Гаҗәпләнергә дә туры килде. Безнең репетицияләр ике көн барды. Безнең «блок» җирдә биеде – карасак: беренче репетициядән соң ук бөтен аяк киемнәребез ак төстән сорыга әйләнде.

Үземне күпме хәтерлим –  без биюне гел 4-6 тапкыр кабатлый идек. Беренче көнне 2 тапкыр кабатладык, икенче көнне бер тапкыр костюмнарсыз, бер тапкыр костюмнар белән биедек. Һәм булды да! Без шундый шат идек!

 

Сабантуй көнне бик эссе булды. Без махсус чатырларда көтеп утырдык. Тулы коллектив белән: кечкенәләр һәм без – зурлар, барлыгы 500 кеше чамасы. Чатырлар зур, иркен – теге еллардагыга караганда әйбәтрәк. Өченче ел урамда көтеп утырырга да туры килгән иде әле. Башка елларда автобустан төшкәч  бию майданына кадәр 10 минутлап җәяү барасы иде – быел якын булды, әйбәт!

 

Шулай да безнең өчен бер минусы булды Сабантуйның – Сабантуй көнендә безнең бии торган мәйданны ниндидер үлән белән капладылар... Бик уңайсыз булды! Чөнки аяклар шунда бутала, кайбер урыннарны сикереп кенә чыгасың. Анысы да монысы – Аллага шөкер, беребез дә егылмады.

Илүзә Сабирова, Казан шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев