Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ркаил абый - Парламент дәресендә

Язучы, шагыйрь, драматург, М.Җәлил, Г.Тукай премияләре лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Рафаэл улы Зәйдуллин катнашында Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә Парламент дәресе узды.

Парламент дәресе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Ркаил Рафаэлович туган телнең бөеклеге турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде, үз шигырьләрен укыды, телне саклау буенча киңәшләрен бирде.

Шулай ук депутат кабинетлар буйлап узды, анда 18 февральдә гимназиядә узган "Халыклар дуслыгы" фестивалендә җиңүчеләрнең чыгышларын карады, "Милли мирас", "Алиш варислары", “Иске Татар бистәсе", "Мәңгелек хәтер" музейларының эшчәнлеге белән танышты.

Дәүләтова Рената, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясенең "Замандаш" үзидарәсе президенты

Язучы, шагыйрь, драматург, М.Җәлил, Г.Тукай премияләре лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Рафаэл улы Зәйдуллин катнашында Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиядә Парламент дәресе узды.

Парламент дәресе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Ркаил Рафаэлович туган телнең бөеклеге турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде, үз шигырьләрен укыды, телне саклау буенча киңәшләрен бирде.

Шулай ук депутат кабинетлар буйлап узды, анда 18 февральдә гимназиядә узган "Халыклар дуслыгы" фестивалендә җиңүчеләрнең чыгышларын карады, "Милли мирас", "Алиш варислары", “Иске Татар бистәсе", "Мәңгелек хәтер" музейларының эшчәнлеге белән танышты.

Дәүләтова Рената, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясенең "Замандаш" үзидарәсе президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИМНАЗИЯ белем бирү кайнар элемтә безгә язалар