Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Республикакүләм “Илһам чишмәсе” җыр бәйгесенә гаризалар кабул итү бара

Бәйгедә 6 яшьтән 21 яшькә кадәр башкаручылар катнаша ала.

«Илһам чишмәсе» исемендәге III республика җыр бәйгесенең максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

Бәйге “Ялгыз вокал” номинациясендә үткәрелә. Катнашучы татар телендә 2 җыр башкара:

  • Татар халык җыры(И.Шакиров репертуарыннан);
  • Татар композиторлары иҗат иткән җыр(И.Шакиров репертуарыннан);

Бәйге эшләренә таләпләр:

  • катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек, артистлык, башкару үзенчәлеге);
  • музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау (үзенчәлек һәм сайланылган җырга туры килү. 

Бәйгедә катнашу бушлай.

Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр.

Бәйге номинацияләрендә яшь төркемнәре һәм категорияләре:

  • 6 яшьтән 9 яшькә кадәр;
  • 10 яшьтән 12 яшькә кадәр;
  • 13 яшьтән 16 яшькә кадәр;
  • 17 яшьтән 21 яшькә кадәр;

Гаризалар һәм конкурс материаллары 2023 елның 25 гыйнварына кадәр ilham1935@mail.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: tatar-congress

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев