Көмеш кыңгырау

«Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин булган фильмнар исемлеге

1 февральдән «Пушкин картасы» белән Россия фильмнарына да барып була. Ләкин, билет алганда 5 мең сумның 2 меңен генә тотарга мөмкин. Бу бер елга якынча җиде билет дигән сүз.

«Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин булган фильмнар исемлегендә әлегә 20дән артык картина исәпләнә. Мәсәлән, Дмитрий Дьяченконың «Последний богатырь: посланник Тьмы», Алексей Сидоровның «Чемпион мира», Николай Хомерикның «Море волнуется раз», Петр Бусловның «Бумеранг», Сергей Осипьянның «Портрет незнакомца», Алексей Чадовның «Своя война» һәм башкалар керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: