Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Пушкин эзләре буйлап

2021 елда рус халык шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 222 ел. Шул уңайдан төрле чаралар үтә башлады инде.

Шуларның берсе Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе каршында үтте. Монда шигърият сөюче өлкән буын вәкилләрен дә, кызыксынучан балаларны да очратырга мөмкин иде бүген.

Бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен табышмаклар, башваткычлар, җыр-шигырьле-уенлы тамаша әзерләнгән иде. Аны бик матур итеп Акйолдыз Янмурзина һәм 64нче прогимназиянең 4А сыйныфы укучысы Зөфәр Мөхәмәтдинов алып бардылар.

Зөфәрнең энесе Әхмәт (ул 64нче прогимназиянең 2А сыйныфы укучысы) Пушкин әсәрләренә нигезләнгән «Әби һәм онык» дигән инсценировкада катнашты.

Александр Пушкинның шигырьләрен «Ачык микрофон» алдында һәр теләгән кешегә укырга мөмкинлек бирелде.

Пушкин иҗатына һәм тормыш юлына нигезләнгән табышмаклар, башваткычлар чишү мәйданчыгы.

Чаллының 1нче «Шатлык» балалар бакчасы балалары Пушкин әкиятләрен яхшы беләме икән, шуны тикшереп карыйлар.

Фотозона

Ләйлә Мирзаһитова, Гөлнара Мөхәмәтдинова фотолары һәм видеолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп булган бу!