Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Петербургта "Унынчы Муза" дип аталган Халыкара кинофорумда катнаштык

Арчаның «Нур» телерадиостудиясе журналисты, хәбәрчебез Әнвәр Мөхетдинов Петербургта узган бик кызыклы кинофорумда катнашкан. 48 сәгать эчендә фильм төшерү мөмкинме – шул турыда укыгыз.

Петербург диюгә, күз алдыгызга ниләр килеп баса? Мәсәлән, миңа биек-биек биналар, элек төзелгән күркәм соборлар, зур күперләр. Әйе, бу шәһәр чыннан да шундый объектларга бик бай. Сез миңа тулысы белән ышана аласыз, чөнки берничә көн элек мин илебезнең милли башкаласы булган Петербургтан кайтып төштем. Ә биредә мин нишләдем соң?
Петербург шәһәре безне һәм башка кино сөюче яшь укучыларны 3нче май көнне каршылады. Нәкъ менә шушы көнне биредә "Унынчы Муза" дип аталган Халыкара кинофорум башланып китте. Әлеге фестиваль инде бишенче мәртәбә үткәрелә, ә безнең «НУР» телестудиясе  икенче тапкыр катнаша монда. Узган елны фильмны үзебездә төшереп, онлайн гына җибәрсәк, быел инде Петербургның үзенә килдек!
Фррумның беренче көннәреннән үк безне кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар, очрашулар көтә иде. Ә монда килүчеләрнең төп максаты – 48 сәгать эчендә кыскаметражлы фильм төшерү. Әйе, сез барысын да дөрес ишеттегез! 48 сәгать! Бу вакытка идея уйлау, сценарий язу, киноны төшерү процессы һәм монтаж керә. Алда эш бииик күп, аңа да карамастан, без бернидән дә курыкмыйбыз, чөнки БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР!
Форумның тантаналы ачылышында безгә киноларның төгәл темасын әйттеләр. Быел ул болайрак яңгырый иде: «Вдохновение муз».

Шуннан соң без, Арчадан килгән дүрт кыю "Нур"чы, җитәкчебез белән бергә "нәрсә төшерергә була?" дигән сорауга җавап эзли башладык. Идеяләр күп, һәркемнең үз фикере, шуларның бөтенесен дә җыеп, матур бер фильм әзерләү җиңел эш түгел шул. 
3 май. Кич. Без идеяләрне туплап сценарий язабыз. Язып бетердек. Әз генә булса да ял итәрбез дигән идек, килеп чыкмады. Ни булганын хәзер тулысы белән аңлатып сөйләрмен сезгә)
Безнең студиядә 2 җитәкче, һәм шуларның берсе безнең белән китте, ә төп җитәкчебез, Зөлфирә Мәннәф кызы, Арчада калды. Без, аның фикерен дә белү өчен, сценарийны җибәрдек. Һәм ни булды дип уйлыйсыз?? «Бик үк туры килми бит бу сезнең», - дип яза безгә Зөлфирә апа. 
Безнең тагын бер идея бар иде. Ахыр чиктә, без шуның буенча төшерергә уйладык фильмны һәм өр-яңадан сценарий яздык.
4 май. Иртәдән үк төшерүләр башланды. Кино әзерләүнең бу өлеше дә җиңел генә үтми шул. Беренче чиратта, безгә бабай кирәк иде. Аны соңгы моментта гына таптык. Икенчедән, һава торышы салкынча, (Петербург шәһәрендә көн саен диярлек шулай), ә кайбер кадрларда актерларга я футболкадан гына, я күлмәктән генә булырга туры килә. Ярый, авырлыклар белән булса да, бу эш артта калды. Сез кино төшерү шундый җайсыз һәм кызык булмаган эш дип уйламагыз! Әйе, ул җиңел түгел, әмма бииик кызык һәм мавыктыргыч. 
Ә алда безне монтаж көтә. Бу төнне без йокы турында бөтенләй диярлек оныттык. Сәгать 20.00 дә эшли башлаган идек, төнге 2 дә бетердек. Әле анда да тулысы белән түгел, иртән тагын өстәмәләр кертергә туры килде. 
Һәм, ниһаять, 5 нче май көнне без эшебезне төгәлләп, жюрига тапшырабыз!

6 май. Көне буе экскурсияләрдә булдык. Иртәнге 9 да чыгып киттек, иң башта Эрмитажны өйрәндек, аннары Петербургның кино һәм телевидение институтына юнәлдек, ә соңыннан шәһәр буенча теплоходта сәяхәт! Шулай итеп көн үтеп тә китте)

7 май. Бүләкләү тантанасы бүген. Иң дулкынландыргыч мизгелләр. Чара башланды. Соңгы итеп безнең номинацияне бүләкләделәр. Без "Иң романтик фильм" исеменә лаек булдык. Әйе, урын алу бәхетенә ирешмәдек, әмма махсус призга лаек булдык, ә аны  бөтен командаларга да бирмәделәр!

8 май. Кайту көне. Калган кешеләр кичә үк өйләренә киткәннәр иде, ә безнең поезд бүген. Петербург белән хушлашабыз инде. Моңсу мизгелләр, ләкин башкача булмый...

Шуның белән шул, Петербург шәһәренә сәяхәт тәмам. Кызык булды, күңелле һәм, иң мөһиме, күңелдә мәңгегә сакланып калды!

Әнвәр Мөхетдинов, Арча, Наласа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X