Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әни белән өй юабыз!

Без әни белән заказга өйләр юабыз. Авырмы бу эш? Әлбәттә!

Өйләр генә түгел, зур-зур офисларны, кибетләрне дә юа алабыз.

Зур коттеджны жыештыру бик авыр, ул 2-3 катлы икән, иртәнге сәгать 7дән башлап кичке 8гә кадәр бара ала җыештыру эшләре. Ремонт барган өйне атна буе да юарга мөмкинбез.

Мин әнием белән горурланам, ул күпме эш башкара бит! Эшен бетереп кайткач, әнинең биле, аркасы, куллары сызлый.  Аңа бик авыр булмасын өчен, мин дә ярдәм итеп йөрим.

Үземнен дә акча эшлисе килгәч, 1нче сыйныфта укучы кызны карашам. Аның әнисе гел эштә. Мин ул кызга өй эшләрен әзерләргә булышам, инглиз телен өйрәтәм. Әйе, инглиз телен яхшы беләм. Ә бала карауны мин бәләкәй чактан ук яратам. Тик кечкенә булсалар гына. Үсә төшеп, холыклары үзгәрә башлагач бик авыр. Аны тынычландырырга, яратырга кирәк, шунсы авыррак бирелә.

Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре, 84нче лицей, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев