Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары: «Без атна дәвамында социаль челтәрләр кулланмыйбыз!»

Мөслим районы Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары белән онлайн очрашу үткәрдек бүген. Бик күңелле үтте ул!

Без балаларга эшебез турында сөйләдек. Алар да үзләре белән, яраткан шөгыльләре белән таныштырды. Хәтта яраткан җырлары "Катюша"ны да күмәкләшеп җырлап күрсәттеләр!



Аларның укытучылары Әхмәтова Гөлназ ханым безгә балаларның көн тәртибе турында сөйләде.

Көн саен бер матбугат чарасы белән танышалар балалар. Бер көнне Шаян ТВ каналын карасалар, икенче көнне «Көмеш кыңгырау» газетасын укыйлар икән.

Шунысы әйбәт, укучылар атна дәвамында интернет, социаль челтәрләр кулланмыйлар. Шуңа күрә аларның файдалы эшләргә вакытлары бик күп кала икән бит.

Менә, мәсәлән, үзләренең волонтерлар отряды белән Җиңү обелискын, өлкәннәрнең капка төпләрен чистартып торалар икән. Менә шуңа да инде бик күп укучылар кар көрәүне үзләренең яраткан шөгыльләре дип атады! Алай гына да түгел, математика фәнен бик күп укучы ярата икән.

Менә шундый тәртипле, акыллы балалар укый икән Түбән Табын интернат-мәктәбендә! Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев