Медаль иясе – Мөслим районы Олы Чакмак авылы кызы Азалия Юнысова.
Владивосток шәһәрендә «Азия балалары-2022» исемле VII Халыкара спорт уеннары узды. Анда барлыгы 13 илдән – Әрмәнстан, Пакыстан, Һиндстан, Иран, Монголия кебек илләрдән 1300дән артык спортчы катнашты. 35 медаль яулап, Татарстан Республикасы спортчылары медаль зачетында бишенче урынны алды.
Бу хакта http://muslumirc.ru сайты хәбәр итә.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Мөслим спорт мәктәбе укучылары Самат Ногманов һәм Азалия Юнысова да бар иде. Алар спортның әлегә кадәр олимпиада уеннары исемлегенә кертелмәгән төре – көрәш буенча осталыкларын күрсәттеләр.
2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар өчен көрәш турниры 6 август көнне үтте. Уен нәтиҗәләре мөслимлеләргә бронза медаль китерде. Медаль иясе – Мөслим районы Олы Чакмак авылы кызы Азалия Юнысова.
Азалия быел 7 сыйныфны тәмамлаган. Инде дүрт ел спорт мәктәбендә билбау көрәше буенча өстәмә белем ала. 2021 елда билбау көрәше буенча үткәрелгән республика ярышларында икенче урынга лаек була.
Нет комментариев