Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Моя ужасная сестра» нәфис фильмы нинди кичерешләр тудырды?

28 июль көнне Чаллының 27 нче мәхәлләсендә яшәүчеләр Яшь ленинчылар бульварына җыелды.

Чөнки нәкъ менә монда - җәйге амфитеатрда режиссер Александр Галибинның «Моя ужасная сестра» нәфис фильмын бушлай күрсәттеләр. 

Киносеанс, «Татаркино» белән килешү төзелеп, Автозавод районының «Өмет - 27 нче микрорайон» җирле иҗтимагый үзидарәсе һәм Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылды. Шәһәр үзәк китапханәсе, фильмны күрсәтү өчен, кирәкле җиһазлар - проектор, экран, колонкалар белән тәэмин итте.

Фильм бер үк вакытта комедияле дә, маҗаралы да мотивлар булу белән аерылып тора. Ул чаллылыларның игътибарын балаларыбызның уй-хыялларын һәм бәхет чаткыларын сүндермичә саклауның мөһимлегенә юнәлтте. Кино караганнан соң, һәр тамашачы үзе өчен әһәмиятле бер мәгънә алды, хис-кичерешләргә чумды. Әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады, микрорайонда яшәүчеләр мондый кино күрсәтүләр тагын булсын иде дигән теләктә таралышты.  

Ләйлә Харисова, Үзәк китапханә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев