Мондый хәлләргә юлыгырга язмасын. Ә була калса, нишләргә?
Мәгълүм ки, 29нчы июльдә Волгоград өлкәсендә Казан-Адлер пассажир поезды «КамАЗ» белән бәрелеште. Йөк машинасы, юл кагыйдәләрен бик тупас бозып, якынлашып килүче поезд алдына килеп кергән. Машинист «КамАЗ»ны күрү белән поездны туктатырга тырышса да, барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, 9 вагон рельслардан чыккан. Поездда барган 812 кешенең 140ка якыны тән җәрәхәтләре алган. Мондый хәлләргә юлыгырга язмасын. Ә була калса, нишләргә?
Һәлакәткә бер адым
Тимер юл – югары куркыныч зонасы. Поездны тиз генә туктатып булмый! 60-70 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итүче поездны туктату өчен 600-700 метр кирәк, ди белгечләр. Тимер юл транспорты һәлакәте вакытында үзеңне ничек тотарга? Иң беренче чиратта нәрсә эшләргә?
*Тәрәзә һәм ишекләр яныннан читкә китегез.
*Егылмас-бәрелмәс өчен, ныгытып тотыныгыз. Иң яхшысы – вагон идәненә төшеп утырыгыз. Аркагызны стенага терәп, аякларыгыз белән нәрсәгә дә булса таяныгыз.
*Поезд туктап беткәч, тәрәзәләр яки ишек аша вагоннан тизрәк чыгып китәргә тырышыгыз. Авариядән соң, янгын чыгу ихтималы бик зур. Авыз-борын капларга юеш чүпрәк-чапрак алырга өлгерсәгез, бик яхшы. Чемоданнар турында, гомумән, уйламагыз. Документ, акча алсагыз, шул җитә.
*Адым көчәнеше астына эләкмәс өчен (электропоезд һәлакәткә очраганда һәм контакт чыбыгы өзелгәндә), тимер юлдан кимендә 30 метр читкә китегез.
*Булдыра алганча, зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтегез.
*Иң мөһиме – үзегезне кулга алыгыз, паника тудырмагыз, башкаларны да тынычландырырга тырышыгыз, дуслар.
Юлларыбыз хәерле, сәяхәтләребез имин булсын берүк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев