Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Моя школа» мәгълүмат системасы турында фикер алышабыз

Хәбәрчеләребез белән «ТР электрон мәгарифе» системасы турында фикер алыштык.

Ничек сезгә «Моя школа» мәгълүмат системасы? Күчеп беттегезме инде?

Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш:

«Әлбәттә, «Еду татар» уңайлырак иде. Бу приложениедә кайчак билгеләр күренми, фотография куеп булмый. Классның рейтингын кушу минем өчен +»


Азалия Мифтахова, Саба:

«Сәламнәр! Еду татар миңа күбрәк ошый иде, тик монысына да әкренләп ияләшеп киләбез. 

Сүз уңаеннан, иртәгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән Казан шәһәренә пресс-конференциягә барабыз, Алла боерса. «Минем укытучым» республика ачык конкурсының гран-при иясе булуга ирештем мин. Шул сәбәпле, мине һәм укытучымны шушы пресс-конференциягә чакырдылар, бүләкләү тантанасы соңрак була диделәр.».

Азалия Сабитова, Арча:

«МЭШ яңа вариант буларак миңа ошый. «Еду татар»га яхшы альтернатива уйлап тапканнар. «Моя школа»ны куллану чыннан да кулайрак, «Еду татар»га керү ул - приложение эчендәге приложениегә керү кебек иде. Хәзер исә яңартылган электрон көндәлек үзе аерым бер платформа, минусларын атый алмыйм, дизайн ягыннан да барысы да уйланылып, детальләштереп эшләнгән».

Сүз уңаеннан

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, электрон мәгариф системасының мәгълүмат туплау һәм саклау урыны, элеккечә, Татарстанда калган.

Системаның программасы гына үзгәргән, ягъни бизәлеше яңарган, яңа мөмкинлекләр өстәлгән. Мәсәлән, укытучы да, укучы зур электрон мәгълүмат базасыннан куллана ала. Ата-ана билгенең нәрсә өчен һәм кайсы тема өчен куелганын, алдагы атналарда узасы темаларны күрә, баланың ни сәбәпле дәрескә килмәячәген хәбәр итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев