Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәликәнең һәр иртәсе җыр белән башлана!

Мәликәгә 7 яшь. Һәр иртәсе җыр белән башлана аның! «Рәхмәт инде күршеләргә, түзәләр, ачуланмыйлар», – ди әнисе.

Мәликәнең беренче башкарган җыры – «Туган тел» була. 2019 елда «Ак калфак» җыенында жырлый ул бу җырны. Кызга ул вакытта 5 кенә яшь була. Ә хәзер инде ул Гөлнара Шәмсетдинова җитәкчелегендә  профессиональ вокал белән шөгыльләнә. Ул катнашкан иң беренче зур конкурс – Казанда узган «Ритм» фестивале. Февральдә каты буранда иртәнге сәгать өчтә чыгып китәләр алар. Ике җыр башкара Мәликә. Берсе урысча, икенчесе татарча: «Кәрия Зәкәрия» белән «Хорошо». Икесе белән дә җиңү яулый! «Челентано», «Ритм» – живи искусством», «Ритм» – Будущее России», «Планета Талантов» бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә, «Звездное Лето» республика фестивалендә чыгыш ясый. Дөрес, авырлыклар да еш килеп чыга, утырып елаган вакытлары да була. Ләкин бирешә торган гадәт юк Мәликәдә. Ике секундта үзен кулга ала да тагын алга китә ул.

Тавыш-моң аңа, мөгаен, нәселдән киләдер – әби-бабалары, әти-әниләре дә җырга-моңга оста. Әнисе Гөлчәчәк тә Тукай районы Биклән авылының «Шатлык» бию ансамблендә җырлый-бии. Мәликәгә дә күбрәк татар халык җырлары башкару ошый. Милли киемнәрнең дизайнын да әнисе белән бергәләп уйлыйлар, әнисе үзе үк тегә дә.

Көзгә урта мәктәпкә генә түгел, музыка мәктәбенә дә барачак ул. Мәликәне кызыклы дөнья көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев