Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәп яны лагерьлары һәркем өчен күңелле!

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт инде бу. Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк.

Моның өчен мәктәп яны лагерьлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә дә инде. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган. Юл күрсәтүчеңә (вожатый) ышан, алда сине мавыктыргыч сәяхәт, онытылмаслык каникуллар көтә! 

Чаллының 52нче мәктәбе укучылары өчен көтеп алынган вакыт җитте. 1-21нче июнь көннәрен балалар мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырачак. Лагерьга йөрүче укучылар иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр монда була. Бирегә 1-5нче сыйныф укучылары – 120ләп бала йөри. Барлыгы 5 отряд оешкан. Көндезге лагерьда белем һәм тәрбия бирү, сәламәтләндерү эшләре берничә юнәлеш буенча башкарыла: сәнгать-эстетика отряды, тимурчылар отряды, хезмәт отряды, сәламәтләндерү отряды, сәләтле балалар һәм спорт отряды. Мәктәптә ял итүче балалар өчен йокы һәм уен бүлмәләре, өч тапкыр туклану каралган. Көне буена төзелгән режим да ардырмый: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда. Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, театр-киноларга йөрүләр оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев