Реклама
Ел саен үткәрелә торган «Фокус» Бөтенроссия фотофестиваленең яңа сезоны башланды.
Эшләрне түбәндәге алты номинациянең берсендә тәкъдим итәргә мөмкин: «Хайваннар дөньясы», «Пейзаж», «Табигать күренешләре», «Макромир», «Үсемлекләр дөньясы», «Табигать белән гармониядә».
Һәр атна нәтиҗәләре буенча фотофестивальдә катнашучыларның ун иң яхшы эше “ВКонтакте” социаль челтәрендә «Россия укучылар хәрәкәте» – экология юнәлеше төркемендә бастырылачак.
Фотофестиваль нәтиҗәләре буенча, 2023 елда үтәчәк «Первозданная Россия» Гомумроссия табигать фестивалендә катнашу өчен 50 иң яхшы эш тәкъдим ителәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз