Көмеш кыңгырау

«Мизгел» җыр театры «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-приен яулады

«Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау Гала-концертында төп приз ияләренең исемнәре билгеле булды. Фестивальнең Гран-приен Чаллыдан «Мизгел» җыр театры алды.

Чаллы коллективын сәхнәдән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән котлады.

Беренче урынны Азалия Яфясова, Руслан Закиров, "Бисеринки" халык бию ансамбле, "Лик" балалар хореография студиясе, Vegas dance family бию студиясе яулады.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

Чыганак http://nabchelny.ru/news/47159

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: