Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Миллиард.Татар» басмасы «Татарча мем» бәйгесен игълан итә

Бәйгенең максаты – балаларда һәм олыларда заманча һәм актуаль татар юморына кызыксыну уяту.

 

«Миллиард.Татар» басмасы «Татарча мем» бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесен игълан итә. Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары, «Интертат» электрон газетасы белән берлектә, «Сабыйлар» балалар үзәге ярдәме белән уза.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгенең төп максаты – балаларда һәм олыларда заманча һәм актуаль татар юморына кызыксыну уяту. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Катнашучылар сурәт яки кыска видео ролик ясап җибәрә ала. Татар телендәге юмор һәм татарларга кагылышлы рус телендәге эшләр дә кабул ителә.

Бәйгедә ике яшь категориясе билгеләнгән: 10-18 яшьлек мәктәп укучылары һәм 18 яшьтән олыраклар», - дип сөйләде «Миллиард. Татар» проекты вәкиле Илгизәр Вахыйтов.

 

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков бу бәйге мәктәп укучылары өчен аеруча кызыклы булыр дигән фикердә.

«Бу – заманча, яңа формат. Без мәктәпләр белән мондый бәйге оештырган булмады. Кызыклы проект булганда, катнашып калырга кирәк. Ул телне популярлаштыруга юнәлтелгән. Республикада һәм төбәкләрдә яшәүче укучылар катнашыр дип өметләнәм», - диде ул.

 

«Ялкын журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин ике ел элек мемнар бәйгесе уздыруларын искә алды.

«Яшьләр белән алар кабул итә торган телдә сөйләшергә тырышабыз, беренче чиратта, бу – мемнар форматы. Ике ел элек мәктәп укучылары арасында «Татарча мемнар» дигән бәйге үткәргән идек. Ул вакытта 100ләп эш килде. Аннан без #ялкынмем дигән махсус телеграм канал ачтык. Мемнарны даими рәвештә урнаштырып барабыз. Бәйгедән тыш, мемнар белән эшләүне дәвам итәбез, журналда мем лаборатория алып барабыз», - диде ул.

 

«Чаян» журналы редакторы Алмаз Хәмзин балалар белән очрашып, балаларга юморны сәхнәдән күрсәтүнең мөһим булуын да искәртте. Бәйгедә икенче урынны алучы «Чаян» журналының профессиональ рәссамының дуслык шаржы һәм «Чаян» журналының татар һәм рус версияләренә ярты еллык язылу белән бүләкләнәчәк. Ике номинациядә («График мем» и «Видео мем») беренче урынны алган һәр призер 5 мең сум алачак. Бәйгенең барлык шартлары белән танышу өчен нигезләмәгә сылтама.

 

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев