Менделеевск шәһәрендә татар мәктәбе ачылачак
Ачык ишек

Менделеевск шәһәрендә татар мәктәбе ачылачак

Быел Менделеевск шәһәренең 7нче мәктәбе татар мәктәбе итеп үзгәртеләчәк.

Менделеевск шәһәренә кунакка чакырдылар безне. Беренче тапкыр! Сәбәбе дә бик җитди, хәтта тарихи икән – быел шәһәрнең 7нче мәктәбе татар мәктәбе итеп үзгәртеләчәк.

– Бу – шәһәр һәм республика җитәкчелеге бергәләп куйган максат, – дип сөйләде Менделеевск шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Рәис әфәнде Нәҗипов.

Әзерлек эшләрен дә башлап җибәргәннәр инде – татар мәктәбенең концепциясе әзер, бурычлары куелган. Ул милли рухлы балалар тәрбияләү белән беррәттән, шәһәрдәге башка мәктәпләр, дөресрәге милли кадрлар, ягъни татар теле укытучылары өчен милли үзәк булып та хезмәт итәчәк. 

Ә иң мөһиме – биредә Габдулла Тукай исемендәге иҗат мәктәбе ачылачак.

– Бер укучыбыз шөгыльләнерме татарча иҗат белән, унмы – ничек кенә булса да иҗат үзәге эшләячәк, – дип ышандырды безне мәктәп җитәкчелеге. Киләчәктә, Аллабирса, театр түгәрәге дә оештыру да күздә тотыла. Һәм татар сыйныфында рәсем, хезмәт, тирә-юньне өйрәнү кебек берничә фән татар телендә укытылачак.

Ә без, «Көмеш кыңгырау»лар, сезгә актив хезмәттәшлек тәкъдим итәбез!

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев