Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбе 9нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме үтте

Укучылар бүген кадерле мәктәпләре, яраткан укытучылары, якын дуслары-сыйныфташлары белән саублуллаша. Тугызынчылар өчен соңгы кыңгырау яңгырый.

Соңгы кыңгырау чыңы аларны гомер буена озата килер, күңелләрендә мәңге сакланыр.

Бәйрәм хужалары үзләре генә түгел, кадерле әти-әниләре белән каршылады бу көнне. Әлбәттә, әлеге көн – әти-әниләр өчен дә шатлыклы да, бераз моңсу да бәйрәм. Алар бит үзләренең алтын бөртекләрен - күгәрченнәрен зур тормышка озата. Киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучыларын бары тик якты, өметле юллар гына каршы алса иде.



Укучылар 9 ел буена төпле белем биргән укытучыларының һәрберсенә грамоталар, медальләр, чәчәк бәйләмнәре һәм кыңгырау тапшырдылар. Шушы бәйрәмне әзерләүдә бик күп көч һәм хезмәт куйган сыйныф житәкчеләре Гусамова Рәзинә Фәйзелхак кызына алар аерым рәхмәтләрен житкерде.



Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев