Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәктәп укучылары өчен «Путь в IT» олимпиадасы старт ала

1 ноябрьдә «IT юлы» («Путь в IT») Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының беренче туры башлана.

1 ноябрьдә «IT юлы» («Путь в IT") Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының беренче туры башлана. Математика һәм программалаштыру буенча олимпиадада 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша алачак.

Олимпиаданың беренче туры онлайн-форматта 2022 елның 1 ноябреннән 2 декабренә кадәр уздырыла. Кызыксынган барлык өлкән сыйныф укучылары да катнаша ала.

Икенче турда конкурсантлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр, шулай ук алар стандарт булмаган бурычларны хәл итү күнекмәсен ныгыту мөмкинлеген алачак. Икенче этап 2022 елның 5 декабрендә башланачак һәм 2023 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Укучыларның « IT юлына» («Путь в IT»)   Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре 2023 елның 8 февралендә игълан ителәчәк.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев