«Маяк» республика җырлар фестивале җиңүчесе гитарага лаек булды
Антон Мөхетдинов «Җыр, лагерь һәм мин» әсәре белән Гран-прига һәм яңа гитарага лаек булды.
«Мирас - Наследие» лагеренда балалар һәм яшьләр арасында «Маяк» исемле икенче республика автор җырлары фестивале узды. Чарада 23 балалар ялы учреждениесеннән 100ләп кеше катнашты. Гран-прины «Җыр, лагерь һәм мин» әсәре белән Антон Мөхетдинов алды һәм яңа гитара отты.
"Фестиваль яшьләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы булып тора, анда һәркем үзен күрсәтә ала. Проект икенче ел рәттән гамәлгә ашырыла һәм көчәя бара", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы министры урынбасары Денис Лулаков.
Агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе дәвамында узган фестивальнең сайлап алу этапларында республика лагерьларында ял иткән 10 меңнән артык бала һәм 100дән артык вожатый катнашты.
Тулырак https://minmol.tatarstan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев