Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Лаеш балалар йортын тәмамлаган кыз дзюдо буенча Бөтенроссия турнирының алтын медаленә лаек булды

Мәскәүдә дзюдо буенча «Сукырлар өчен спорт» чемпионатында Лаеш балалар йортын тәмамлаган Лиана Панкратова алтын медальгә лаек булды.

Ярышлар «Олимпия авылы-80» спорт комплексында узды. Анда Россиянең 22 субъектыннан 100 иң көчле көрәшче җыелды. Чемпионатта илнең әйдәп баручы спортчылары, призерлар һәм Паралимпия уеннарында катнашучылар бар иде. Лиана Панкратова әлеге көрәштә бөтен осталыгын күрсәтте. Нәтиҗәдә, ул хатын-кызлар арасында 70 кг авырлыкта алтын медаль яулады.

Лиана – бик күп ярышларда катнашып, җиңүләр яулаган спортчы. 2019 елның мартында Сочиның «Айсберг» боз сараенда дзюдо буенча Россия чемпионатында (Спорт слепых) Лиана Татарстан данын яклады һәм 78 кг га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль алды.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2109733.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев