Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» җәйге иҗади сменасы башлана

Смена 22нче июльдән 13нче августка кадәр Алуштада узачак.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен традицион җәйге иҗади смена агымдагы елның 22нче июленнән 13нче августына кадәр Алуштаның «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак. Анда Татарстанның 16 шәһәреннән һәм районыннан 210 активист катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Сменада катнашучыларны өч атналык программа көтә, ул мастер-класслар, иҗади һәм спорт чаралары, квестлар, экскурсияләрне үз эченә ала. Аерым алганда, алар фестивальнең жюри әгъзалары җитәкчелегендә үз осталыкларын камилләштерүне дәвам итәчәк.

Алар белән Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, Татарстанның халык артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең әйдәп баручы сәхнә остасы, актриса Елена Ненашева һәм башкалар шөгыльләнәчәк.

2нче августта Бакчасарайның Үзәк стадионында зур бәйрәм концерты узачак. «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре һәм лауреатлары кырымтатар балалар коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Чарада Кырым мәдәният министры Татьяна Манежинаның катнашуы планлаштырыла.

Фото ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев