Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Күршенең дәфтәреннән...

Сезгә шундый сорау бирәсебез килә: бе­рәр кем­нән кү­чер­гә­не­гез бар­мы? Сез­дән кү­че­рер­гә еш со­рый­лар­мы? Ан­нан ачу­ы­гыз ки­лә­ме?

Хәбәрчеләребезнең җаваплары төрле:

Ми­нем үзем­нең кү­чер­гә­нем юк, шу­ңа­мы, бү­тән­нәр­гә дә би­рер­гә ат­лы­гып тор­мыйм шул.

Нә­фи­сә Шә­ях­мә­то­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны, Ко­ма­зан авы­лы.

Үзең ты­ры­шып эш­лә­гән өй эшен кем­гә­дер күр­сә­тү, кем бе­лән­дер бү­ле­шү ми­ңа да авыр­рак би­ре­лә. Ни­чек ин­де син күп­ме ва­кы­тың­ны бү­леп, ты­ры­шып хез­мәт куй да, аны баш­ка бе­лән ур­так­лаш ди ин­де? Тик мин дөнь­я­да бу­ме­ранг за­ко­ны бар­лы­гы­на ыша­нам. Әгәр сый­ныф­та­шың  өй эшен эш­ли ал­ма­ган икән, мо­ны бит ял­кау­лык бе­лән ге­нә бәй­ләп бул­мый. Бәл­ки җи­теш­мә­гән, аң­ла­ма­ган, көн­дә­ле­ге­нә яз­мый­ча, бө­тен­ләй дә оныт­кан­дыр! Үзем дә мон­дый хәл­дә ка­ла алам, кем­гә­дер яр­дәм итү на­чар эш тү­гел, дус­лар һәр­чак ки­рәк. Мин аңа өй эшен күр­сәт­ми, бу­лыш­мый кал­сам, үзем дә бе­рәр кай­чан шун­дый оч­рак­ка элә­гә ала­чак­мын бит. Сый­ныф­та ба­ры­быз да та­ту, бер-бе­ре­без­гә гел яр­дәм итеп то­ра­быз!

Аза­лия Са­би­то­ва, Ар­ча ра­йо­ны, Ашыт­баш мәк­тә­бе.

Кы­зык со­рау бул­ды бу. Мин бер­кем­нән дә кү­чер­мим, чөн­ки үзем эш­лим, авыр тү­гел. Күб­рәк дус­ла­рым мин­нән кү­че­реп ала. Укы­ту­чы­лар мо­ны «мед­вежья ус­лу­га» дип йөр­тә­ләр. Мин кү­че­рү­не на­чар эш дип уй­ла­мыйм, лә­кин үзем бер­кай­чан да алай эш­лә­мим.

Рус­лан Ло­ги­нов, Чал­лы шә­һә­ре, 52нче мәк­тәп.

Шәх­сән мин кү­че­рү те­ма­сы­на тис­кә­ре ка­рыйм, сә­бә­бе: һәр ке­ше үз бе­ле­мен күр­сә­тер­гә һәм ала­сы бил­ге­сен алыр­га ти­еш.

Әм­ма ми­нем дә кай­бер оч­рак­лар­да кү­чер­гә­нем бар.

Әгәр си­рәк, авыр оч­рак­лар­да гы­на кү­чер­сәң — бу нор­маль кү­ре­неш. Ә гел кү­че­рү — нор­маль ке­ре­неш тү­гел.

Рәй­сә Аб­дул­ли­на, Бал­тач ра­йо­ны, Ка­ра­ду­ган гим­на­зи­я­се

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев