Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Күңелле дә, моңсу да бәйрәм... Соңгы кыңгырау

Бүген Чаллының 39нчы мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтте.

11нче сыйныфны тәмамлаучы егет-кызлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп 2018 елда төзелгән, быел исә бу уку йортының беренче чыгарылышы. Зур тормыш юлына аяк басучы укучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады: "Егет-кызларның балачаклары бетте. Сез зур тормыш юлына аяк басасыз. Укытучылар сезгә белем генә түгел, тәрбия дә бирделәр, югалып калмаска өйрәттеләр. Аларга рәхмәт әйтик. Әти-әниләр өчен дә бүген ямансу да, шатлыклы да көн. Сез алга таба да балаларга терәк булсагыз иде. Ә укучыларга язучы В. Каверинның сүзләрен искә төшерәсем килә: «Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә! - диде шәһәр хакиме.

Мәктәп директоры Илһам Ирек улы бу бик истәлекле беренче чыгарылыш дип сөйләде. Укучыларның һәрвакыт уңышларга ирешүен искәртте. 11нче сыйныфларны имтиханга кертү турында приказ укыды. Инде иртәгә үк аларның берничәсе география, әдәбият яки химия буенча беренче имтихан тапшырачак.

Унберенчеләрне тәбрикләргә 1нче сыйныфлар да сәхнәгә чыкты. Бик матур шигырьләр сөйләде алар. 11ләр аларга символик "5"леләр бүләк иттеләр. 

Һәм, ниһаять, сәхнәдә мәктәп вальсы! Чыгарылыш укучылары традицион вальс биеделәр, мәктәп белән саубуллашу җырлары җырладылар, укытучыларына һәм мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерделәр.

Балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары бу көнне зур дулкынлану белән уздырып җибәрделәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев