Кукмара укучылары Россия Герое Рәсим Баксиков белән очрашты
Өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Рәсим Баксиков Алексеевск районында туып-үскән.
Кукмараның «Галактика» балалар иҗат үзәгендә Россия Герое исеменә лаек булган Рәсим Баксиков белән очрашу булды. Ул бу исемгә махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен лаек булды. «Хезмәт даны» шул хакта хәбәр итә.
Очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, район мәктәпләрендә хәрби-патриотик юнәлештә эшләүче яшьармиячеләр, өлкән сыйныф укучылары һәм башкалар катнашты.
Өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Рәсим Баксиков Алексеевск районында туып-үскән. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан танк училищесында белем ала. Ул узган елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәттәшләре белән бергә каршы якның сигез хәрби техникасын юк иткәне өчен ул Россия Герое исеменә лаек була.
Фото "Хезмәт даны" газетасы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев