Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кукмара районында «Авылга да, шәһәргә дә» дигән арт-резиденция ачылачак

Әлеге арт-резиденция эшчәнлегендә катнашу өчен Кукмара, Саба, Балтач һәм Мамадыш районнарында яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла.

1нче августтан Кукмара районы Вахит авылында арт-резиденция ачыла. Сайлап алуны уңышлы узган 24 катнашучы төркемнәргә берләшеп, Татарстан халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен чагылдыручы уникаль иҗади проектлар булдырачак. Бу хакта Татмедиа мәгълүмат агентлыгының телеграм каналы хәбәр итә.

«Авылга да, шәһәргә дә» – Татарстан Республикасы өчен уникаль проект. Аның максаты – мәдәният һәм креатив индустрия аша яшьләр арасында сыйфатлы һәм кирәкле иҗади һәм формаль булмаган белем бирү шартлары булдыру, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яшәтү.

Проект кысаларында «Паблик-арт», «Этно-фьюжн» һәм «Локал хистори» юнәлешләрендә лабораторияләр булачак. Арт-резиденция эшчәнлегенең нәтиҗәсе проектның соңгы көнендә – 6нчы августта, «Авыл һәм шәһәр көне» дип исемләнгән шоу-кейс барышында тәкъдим ителәчәк.

Проектта катнашу өчен форма тутырырга кирәк. Әлеге арт-резиденциядә катнашу өчен Кукмара, Саба, Балтач һәм Мамадыш районнарында яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Катнашу бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев