Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кукмара районы Березняк авылында Рәниф Шәрипов исемендәге шигырь язучылар бәйгесе узды

Кукмара районы Березняк авылында шагыйрь Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесе узды.

Авылның мәдәният йорты бинасында үткән әлеге чарада Рәниф абый үзе һәм аның каләмдәшләре – якташы Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гөлзадә Бәйрәмова, Йолдыз Шәрәпова һәм Фәнил Гыйләҗев катнашты. Узган елны жюри составында булган, инде арабыздан киткән Заһид Мәхмүди, Фәйрүзә Мөслимоваларны да җылы итеп искә алдылар.

Укулар өч юнәлештә бәяләнде. Рәниф Шәриповның балалар өчен язган шигырьләрен укучыларны сыйныфларга аерып, урыннар белән бүләкләделәр. Ачылыш тантанасында җирле хакимияттән районның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе, Мәгариф идарәсе мөдире һәм башкалар катнашты.

Чыганак: https://sptatar.com/

Фотолар: https://vk.com/id151310345?w=wall151310345_1562%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев