Реклама
Кукмара районы «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы Мәскәүдә узган «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия ярышларының финалында катнашты.
Ярышның беренче этабында кукмаралылар үзләренең белемнәрен һәм мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Яшь инженерлар легомашиналар узышында көч сынашты, һәм команда белән Голдберг машинасын төзеделәр.
Ярышның беренче этабы тәмамланганнан соң балалар һәм педагог-тренерлар өчен робот техникасын кулланып лего-конструктор төзү буенча мастер-класслар күрсәтелде.
Ярышның икенче этабында балалар үзләренең «Киләчәк Экоэкспресс поезды» иҗади проектын якладылар, судьяларның сорауларына җавап бирделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы «Белемгә омтылыш» номинациясендә Кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2095695.htm
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз